"Учи.ру" күп балалы аз керемле гаиләләрдәге балаларга онлайн-платформага керү мөмкинлеге бүләк итәчәк

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова ярдәме белән "Учи.ру" аз керемле күп балалы гаиләләргә ярдәм проекты башлап җибәрә. Ул 1 июнь - балаларны яклау көненә багышлана. 

Онлайн-платформа мондый гаиләләрдәге 1-11 сыйныф укучыларына мәктәп предметлары, программалаштыру буенча дәресләргә бушлай чикләнмәгән керү мөмкинлеге бирәчәк. Ул активлашу үткәннән соң бер ел дәвамында мөмкин булачак. Тик 2020 елның 31 июленә кадәр активлашу үтәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International