"ТИСБИ” идарә университеты ачык ишекләр көне үткәрә

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Югары уку йортында ачык ишекләр көне онлайн-форматта узачак. 4 июньдә 16.00 сәгатьтә Instagram https://instagram.com/universitytisbi туры эфирында теләге булган һәркем  2020-2021 уку елында укырга керү турында иң актуаль мәгълүмат белән таныша алачак.

2020-2021 еллардагы кабул итү кампаниясе алдагы еллардан аерылып тора. РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә укырга керү өчен документларны кабул итү дистанцион рәвештә алып барылачак. Шулай ук документларны кабул итү һәм имтихан бирү вакытлары да үзгәрде.

Исегезгә төшерәбез, “ТИСБИ” идарә университеты кабул итү комиссиясе үз эшен 1 июньнән башлап җибәрде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International