2020 елның 28 маенда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Мәктәп китапханәләрен һәм мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү концепциясен гамәлгә ашыру (авыл мәгариф оешмасы шартларында)» темасына онлайн режимда түгәрәк өстәл узды.
Чара барышында авыл мәгариф оешмасы шартларында Концепцияне гамәлгә ашыру проблемасы каралды.
Белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча түгәрәк өстәл эшендә мәгариф бүлекләре методистлары, мәктәп китапханәләре мөдирләре, мәктәп китапханәчеләре, педагог-китапханәчеләр катнашты.