Халыкара балаларны яклау көнендә “Ак канат” бөтенроссия хәйрия балалар фестивале башланды

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

2020 елның 20 июненнән "Ак канат" Бөтенроссия хәйрия балалар фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Фестивальдә катнашуга 3 яшьтән 19 яшькә кадәрге ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар чакырыла.

Быел фестиваль “Актер осталыгы”, “Шигырь сөйләү”, “Рәсем сәнгате”, “Фотосәнгать” номинацияләре буенча узачак. Анда Мәскәү (Мәскәү өлкәсе), Владивосток (Приморье крае), Казан (Татарстан Республикасы), Симферополь (Кырым Республикасы), Иркутск (Иркутск өлкәсе), Чиләбе (Чиләбе өлкәсе), Кемерово (Кемерово өлкәсе), Красноярск (Красноярск өлкәсе) һәм Санкт-Петербург (Ленинград өлкәсе) шәһәрләре катнаша.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат www.белоекрыло.дети сайтында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International