Балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында карар кабул итте. Белгәнегезчә, бала бакчага бармаган очракта да саклана торган түләүнең даими өлеше кимиячәк. Шулай итеп, балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин тарафыннан төркемнәрнең барлык төрләре өчен дә оператив ревештә исәп-хисап ясау бурычы куелды.
Хәзерге вакытта барлык исәпләүләр дә башкарылды һәм муниципалитетларга тапшырылды.
Муниципалитетларда башкарма комитет җитәкчеләренә 2 июньгә кадәр тиешле карарлар кабул итәргә кушылды.
Әлеге документлар 12 майдан гамәлгә керә һәм аларның вакыты чикләнмәгән. Әгәр сез инде түләгән булсагыз, сезгә яңадан исәпләү башкарылачак.
Сорауларыгыз калса, бүгенге көннән башлап республика Мәгариф һәм фән министрлыгында "кайнар линия" телефоны эшли: (843) 294 95 08.
Шулай ук безнең тарафтан мәгариф идарәсе район бүлекләрендә дә «кайнар линия» ачарга тәкъдим ителде.