Татарстанда быел мобиль технопарк эшли башлаячак. Мобиль "Кванториум" - "тәгәрмәчле технопарк", аның эчендә тәҗрибәләр үткәрү, модельләштерү һәм конструкцияләү өчен күпфункцияле комплекс төзелгән. Биредә өстәмә һәм виртуаль чынбарлыкта эшләү өчен җайланмалар, 3D-принтерлар, лазер граверы, җыю һәм эретеп ябыштыру зонасы бар.
Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы остазлары Актанышның 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашуда күчмә техноклубның нәрсәләр тәкъдим итәчәге турында сөйләде.
"Кванториум" мобиль технопаркы ерак районнар өчен балаларга өстәмә белем бирү проблемасын хәл итү, балаларның фәнни-техник кызыксынуын тормышка ашыру, шулай ук техник һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен булдырылды. Татарстандагы беренче мобиль технопарк - Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркы бүлекчәсе. Ул республиканың Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Минзәлә һәм Менделеевск районнарын тәэмин итәчәк.