2020 елның 1 июнендә дәүләт биреме кысаларында Россия Федерациясе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы белгечләре тарафыннан оештырылган "Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысының белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак инновацион эшчәнлеге" темасына вебинар узды. Чарада Россия Федерациясе субъектларыннан 140 педагогик хезмәткәр катнашты.