Югары технологияләр өлкәсе белән мавыгучы балалар республиканың IT-мәктәпләрендә программалауның төп күнекмәләренә өйрәнә ала. 2019/2020 уку елында әлеге мәктәпләрдә республиканың 4 516 мәктәп укучысы белем алган.
Бүген җәйге каникулларның беренче көне. Быел уку процессы гадәттәгечә тәмамланмады: йомгаклау имтиханнарын үткәрү вакыты күчерелде яки бөтенләй үткәрмәскә карар кабул ителде, ә соңгы кыңгырау бәйрәме онлайн режимда узды. Гомумән алганда, 2019/2020 уку елында Татарстан IT-мәктәпләрендә - Яндекс.Лицея, IT-cube, "Кванториумнар" - 4 516 укучы белем алды. Укуның соңгы айлары дистанцион форматта оештырылды.