РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә эпидемиологик вәзгыять мөмкинлек биргән төбәкләрдә чыгарылыш кичәләре гадәти форматта узарга мөмкин, дип белдерде.
"Барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм, һәм без чыгарылыш кичәләрен гадәти форматта үткәрергә планлаштырабыз", - дип ассызыклады министр Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Зур тәнәфес" онлайн-фестивале эфирында.
Сергей Кравцов июльдә унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, дип искә төшерде, һәм аттестация кампаниясе дә тыныч шартларда узар дип өмет белдерде. "Барыгызга да беркайчан да бирешмәскә, алга барырга, авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңәргә телим - һәм сезнең тормышыгызда барысы да булачак", - дип теләде Сергей Кравцов. Хәзерге вакытта Россия Мәгариф министрлыгы укучыларның һәм педагогларның сәламәтлеген саклау максатыннан 27 июньдә чыгарылыш кичәләрен онлайн форматта уздырырга киңәш итә.