Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте.
Киләсе уку елында ниндидер яңа фәннәр һәм программалар көтәргә кирәкми, барысы да гадәттәгечә булачак. Барлык үзгәрешләр алдан хәбәр ителәчәк.
Кравцов мәктәп белем бирү системасында җитди үзгәрешләр тарафдары булмавын да әйтте.