Татарстан Республикасында Яндекс.Лицейда уку елы төгәлләнде. 270 укучы беренче курсны тәмамлаган, ике еллык уку программасын 160 кеше узган. Проект республикада инде 3 ел эшли (2017 елдан башлап).
Беренче курста укучылар Python нигезләрен өйрәнә - ул IT-компанияләрдә, фәнни тирәлектә кирәкле программалаштыру теле. Икенче курста балалар сәнәгать программалаштыруы белән таныша, биредә алар көчләрен иҗади проектларда - чат-ботлар, мобиль квестлар, уеннар һәм башка кызыклы әйберләр эшләүдә сынап карый.
Быелгы уку елын лицейда укучыларга дистанцион режимда тәмамларга туры килде. Яндекс.Лицей мондый форматка тиз җайлашкан һәм гадәти уку процессын саклап кала алган. Мәктәп укучылары алган белемнәр стажёр яки кече уйлап табучы булып эшли башлау өчен җитәрлек.
Россия һәм Казахстан шәһәрләреннән булган икенче елның иң яхшы 80 чыгарылыш сыйныф укучысы (шуларның 9ы Татарстаннан) июньдә узачак зур онлайн-очрашуга чакырылган. Аларны проектларны яклау, шулай ук мобиль робототехникага багышланган мастер-класс һәм хакатон көтә.