РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы: югары уку йортына укырга керү өчен электрон имза кирәкми

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында югары уку йортына керү өчен махсус аккредитацияләнгән үзәктә алынган электрон имза сертификаты кирәк дигән яңалыклар барлыкка килде. 

- Бу узган елгы хәбәр. Ул вакытта норматив документларда югары уку йортына керүгә гариза бирүнең өч формасы күрсәтелгән иде: шәхсән, почта аша яки цифрлы имза кулланып электрон сервис аша, - дип сөйләде "Российская газета" басмасына  РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Светлана Брюховецкая. - Быел кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелде - 547 номерлы боерыкны РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 3 апрельдә үк имзалады. Анда гариза бирүнең нибары ике ысулы гамәлдә дип язылган, ә алдагы еллардагылар гамәлдән чыгарылган. Шулай итеп, быел вузның электрон системасы аша яки дәүләт хезмәтләрендә "вузга онлайн укырга керү" суперсервисы аша гына документлар тапшыру каралган. Һәм бу ысулларның берсе дә электрон имза таләп итми.

"Российская газета" басмасына  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә дә югары уку йортына керү өчен гариза тапшырганда электрон имза кирәкми дип расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International