Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны оештыру сәбәпле онлайн-дәресләргә күчү өчен гаджетлар сатып алу мөмкинлеге булмаган балаларны һәм педагогларны кирәкле техника белән тәэмин итү буенча киң күләмле эш башлап җибәрде. Министрлык регионнарга дистанцион дәресләрне уку һәм уздыру өчен техник чараларга мохтаҗлар турында оператив белешмәләр бирүне сорап мөрәҗәгать итте һәм бизнес һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җәлеп итеп, кирәкле эш алып барды.
Әлеге эшкә Стратегик инициативалар агентлыгы һәм "Бердәм Россия" партиясе кушылып "Өйдә укырга ярдәм ит" акциясен башлап җибәрделәр. Нәтиҗәдә, өйдә уку өчен кирәкле гаджетлар белән 494 369 кеше тәэмин ителде: 415 167 укучы һәм 79 202 укытучы.