Уку елы тәмамланды, әмма унберенче сыйныф укучылары БДИга әзерләнүен дәвам итә. Укучыларга ярдәм итү максатыннан Триколор һәм Россия Иҗтимагый телевидениесе "Минем online мәктәбем" теледәресләрен күрсәтә.
30 минут дәвам итүче дәресләрне Россиянең иң яхшы педагоглары алып бара. ОТРда белем бирү тапшырулары көн саен 9:00 дән 12:00 гә кадәр күрсәтелә. Триколорда видеодәрес, кагыйдә буларак, озаграк бара. Дәресләрне иярчен аша каналлар исемлегендә 408 номеры астында яки смартфоннарда "Триколор Кино һәм ТВ" бушлай кушымтасында, "акыллы" телевизорлар, планшетларда карарга мөмкин.
"Российская газета" алдагы көннәргә теледәресләр расписаниесен бастырды.