2020 елда көллиятләр абитуриентларны ничек кабул итәчәк

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Быел көллияткә һәм техникумнарга документлар кабул итү ничек узачак? Мәгариф министрлыгының бу хактагы боерыгы Юстиция министрлыгында имзаланган һәм теркәлгән инде.

- Укуның көндезге формасына документлар кабул итү 25 августта төгәлләнә;

- Билгеле бер иҗади сәләт, физик һәм/яки психологик сыйфатлар таләп итүче белгечлекләр буенча программаларда укытуның көндезге формасына документлар кабул итү 15 августта тәмамлана;

- Буш урыннар булган очракта укытуның көндезге формасына кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озынайтыла;

- Белем бирүнең махсус-читтән торып уку формасына документлар кабул итү срокларын һәр оешма мөстәкыйль билгели.

Гаризаны чыгарылыш сыйныф укучысы берничә ысул белән тапшыра ала: почта аша, электрон почта яки көллиятнең үз мәгълүмат системасы аша, аның сайты (әгәр анда шундый функционал булса). Тагын бер вариант - төбәкләрдәге дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International