ТРда мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы була

2013 елның 18 гыйнвары, җомга
ТР укытучылары арасында спортның кышкы төрләре буенча ярышлар гыйнвар-февраль айларында уздырыла. Тиешле карарга агымдагы елның 15 нче гыйнварында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кул куйды.
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасын уздыруның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм, финал ярышларда катнашу өчен, иң яхшы укытучы-спортсменнарны ачыклау. Укытучылар чаңгы яршыларында, шорт-тректа, өстәл теннисы, шахмат һ.б. буенча көч сынашачалар.
Спартакиада ике этапта: муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә - узачак. Муниципаль районнарның җыелма командалары арасында финал ярыш 21 нче февральда үтә. Җиңүчеләр һәрбер спорт төре буенча бүләкләнеләчәк, шулай ук командалар арасында I, II һәм III урыннар билгеләнеләчәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International