Татарстанда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен җәйге лагерьлар июньдә ачылырга мөмкин

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен җәйге лагерьлар июньдә ачылырга мөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

А.Асадуллина ассызыклап үткәнчә, балалар йортларында һәм интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр,  тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар өчен үткәрелә торган “Бәхетнең җиде төсе” республикакүләм балалар һәм ата-аналар сменасына ихтыяж зур.

"Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында барлыгы шундый 10 учреждение бар. Сменада 300 ятим бала катнаша ", - дип йомгаклады ул.

Җәйге чорда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гомумән алганда 104,6 меңнән артык бала ялын координацияләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International