Мамадыш Политехник колледжында WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар башланды. 18 студент пешекче эшен белүен раслаячак. Аттестация нәтиҗәләре буенча алар Skills-паспорт алачак. Әлеге документ студентның белем дәрәҗәсе дөнья стандартларына җавап бирүен күрсәтә.
Көллият директоры урынбасары Динар Хәкимов уку йортына Казаннан белгечләр килүе турында сөйләде. "Россиядә Skills-паспорт популярлык кына җыя, ә чит илдә ул бик бәяләнә", - дип аңлатты ул.
"Җәмәгать туклануы технологиясе һәм продукциясе" белгечлеге буенча белем алучы студентлар имтиханнарны яңа лабораториядә тапшыра. Ул махсус WorldSkills стандартлары буенча имтиханнар бирү өчен төзекләндерелгән иске гаражда ачылган.