Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә демонстрацион имтиханнар тапшыру башланды.
WorldSkills стандартлары буенча аудиторияләрдә лаборантлар һәм эретеп ябыштыручылар практика уза. Лабораториядә - 19 кеше. Студентлар чыгарылыш алдыннан үз квалификациясен раслый. Имтихан ике модульдән тора, һәрберсе дүрт сәгать дәвам итә. Лаборантлар эшен нигездә предприятиеләрдән һәм башка уку йортларыннан чакырылган экспертлар күзәтә. Һәр бирем 100 баллы система буенча бәяләнә.
КНН инновацион үсеш бүлеге мөдире Ольга Вятчанникова сөйләвенчә, демонстрацион имтихан нәтиҗәләре буенча чыгарылыш укучыларына Skills паспорты биреләчәк. Бу паспортны Россиянең күп предприятиеләрендә бәялиләр. Эшкә кергәндә, яшь белгечләр диплом белән бергә бу паспортны күрсәтәчәк.