Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы ярдәмендә оештырылган "Игътибар - юлга" Бөтенроссия социаль акциясе игътибарны читкә юнәлтү аркасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлтелгән. Акция «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының «Юл хәрәкәте иминлеге» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
2019 ел нәтиҗәләре буенча иң күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән Россиянең 15 төбәгендә, бу елның җәй һәм көз айларында онлайн һәм офлайн форматта төрле семинарлар, тренинглар кертеп, 250 дән артык чара үткәрергә планлаштырыла. Мондый чаралар 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен, гомуми белем бирү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрендә оештырылачак. Акция кысаларында аудио- һәм видеороликлар, аңлату материаллары таратылачак.