Россия Мәгариф министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты ЮНЕСКО Халыкара премияләрен алуга заявкалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.
2020 елның төп тематикасы - "Грамоталылыкка өйрәтү һәм укыту: педагогларның роле һәм укыту методларын үзгәртү". Гаризалар грамотасызлык белән көрәшкә зур өлеш керткән аерым затлардан, учреждениеләрдән һәм оешмалардан кабул ителә.
Хәзерге вакытта ЮНЕСКОның грамоталылык өлкәсендә ике Халыкара премиясенә гаризалар кабул ителә башлады:
- Король Сечжон исемендәге премия (Корея Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән гамәлгә куелган). Әлеге премия белән туган телдә грамоталылыкка өйрәтү һәм аны үстерүгә аерым игътибар бирүче проектлары өчен ике лауреат бүләкләнәчәк.
- Конфуций исемендәге премия (Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте тарафыннан финанслана). Биредә өч лауреат бүләкләнәчәк, аларның проектлары авыл җирлегендә өлкән яшьтәге халык арасында грамоталылык таратуга юнәлдерелгән булырга тиеш.