Кайнар линия операторлары ата-аналарга җәйге сәламәтләндерү кампаниясе үзенчәлекләрен аңлата

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча булдырылган Балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә ресурс үзәге 22 майдан эшли башлады. 2 июньгә кадәр үзәк белгечләре 57 төбәктән 982 мөрәҗәгать эшкәртте. Әлеге вакыт эчендә 835 телефон мөрәҗәгате, электрон почтага 143 мөрәҗәгать теркәлгән.

 

Шалтыратуларның гомуми санының 95% әти-әниләрдән теркәлгән. Аларны лагерьларда сменалар кайчан башланачак, баланы ничек лагерьга озату, ничек юллама алырга, мәктәп яны лагерьлары эшләячәкме, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен нинди өстәмә чаралар күреләчәк, "Смена", "Океан" һәм "Орлёнок" Бөтенроссия балалар үзәкләре һәм "Артек" Халыкара балалар үзәге нинди режимда эшләячәк дигән сораулар кызыксындырды.

Балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру өлкәсендә Ресурс үзәгенең кайнар линия телефоны: 8 (800) 444-35-38, сораулар шулай ук электрон почта аша да кабул ителә: leto2020@turcentrrrf.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International