РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортлары белән берлектә, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьгә тулай торакларга яңа таләпләр әзерләячәк, дип хәбәр итте ведомство башлыгы Валерий Фальков.
Коронавирус пандемиясе шартларында мәгариф учреждениеләре дистанцион форматка күчүгә карамастан тулай тораклар эшләвен дәвам итте, дип ассызыклады министр. Аның сүзләренчә, 1 сентябрьдән "барысы да нормаль форматта эшләргә тели", моның өчен әлеге тәҗрибәне анализларга һәм "эшчәнлекнең яңа беркетмәләрен", тулай торакларга башка таләпләр эшләргә кирәк.
Тулай тораклар өчен куелган таләпләр, аның сүзләренчә, аерым алынган шәһәрдә һәм төбәктәге вәзгыятьне исәпкә алып, стационар термометрия, биналарны санитар эшкәртү, гомуми файдалану урыннарына йөрү графигы кертү белән бәйле булачак.