Галләмов исемендәге Казан махсус мәктәбе укучылары бөтенроссия онлайн-олимпиада призерлары булды

2020 елның 5 июне, җомга

Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр махсус укыту-тәрбия учреждениеләре өчен бөтенроссия онлайн-олимпиада призерлары булды.

Олимпиада 20-сеннән 22-нче майга кадәр дүрт гомуми белем бирү предметы буенча узды: алтынчы сыйныф укучылары математикадан белемнәрен тикшерделәр, җиденче сыйныф укучылары - тарихтан, сигезенче сыйныф укучылары - рус теленнән, ә тугызынчы сыйныф укучылары технология буенча олимпиадада җиңү өчен көрәштеләр.

Махсус мәктәпнең укучыларына бүләкләр тапшырылды. Артур Кайбешов математикадан II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, РФ Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаментыннан Артем Конушкин «Идеяне матур итеп сәнгати гәүдәләндергәне өчен» номинациясендә диплом алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International