"Артек" 95 еллыгына багышланган онлайн-проект башлап җибәрде

2020 елның 5 июне, җомга

Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 55 илдән, шул исәптән Австрия, Австралия, АКШ, Израиль, Нидерланд, Бөекбритания, Испания, Германиядән 23 меңнән артык кеше "Юбилеең белән, Артек!" онлайн-проектында катнаша.

Проект балалар үзәгенең 95 еллыгына багышланган һәм "Артек"ның уникальлеген һәм аның ил үсешенә керткән өлешен күрсәтергә тиеш. 3-17 июньдә проектта катнашучылар балалар үзәге тарихының иң якты мизгелләре, аның традицияләре, архитектурасы, тормышы лагерь белән бәйле танылган кешеләр белән танышачак, "Артек" һәм Кырымның истәлекле урыннары буенча виртуаль сәяхәт итәчәк. Онлайн-проект программасында бу айның истәлекле даталары чагылыш табачак: Халыкара балаларны яклау көне, Александр Сергеевич Пушкинның туган көне, Россия көне, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне һәм Экологлар көне.

Проектта катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International