Чит шәһәрләрдә яшәүче курсантлар быел хәрби вузларга читтән торып укырга керә алачак

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Быел абитуриентлар хәрби югары уку йортларына,  яшәгән төбәгеннән чыкмыйча гына, укырга керә алачак. Бу хакта Россия Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр. Укырга керүнең мондый тәртибе беренче тапкыр сыналачак - ул инфекция таралу сәбәпле илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.

Билгеләп үтелгәнчә, РФ Оборона министрлыгының югары хәрби уку йортларына студентларны кабул итү абитуриентлар яшәгән төбәкләрдә узачак. Булачак курсантларга югары уку йортларына барып торырга кирәкми.  "Төбәкләргә югары уку йортлары вәкилләреннән, һөнәри психологик сайлап алу һәм физик әзерлек белгечләреннән торган махсус күчмә төркемнәр җибәреләчәк. Алар төбәкләрнең хәрби комиссариатлары базасында кандидатларны сайлаячак. Хәрби вузга керергә карар кылган егет-кызлар теркәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә тиеш", - дип сөйләделәр хәрби ведомствода.

Югары уку йортларына укырга кабул итүнең  яңа тәртибе турында Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтында "Мәгариф" бүлегендә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International