КФУ чит шәһәрдәге студентларны вакытлыча эшкә урнаштыру программасын гамәлгә ашыра

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Казан федераль университетында чит шәһәр һәм чит ил студентларын вакытлыча эшкә урнаштыру программасы дәвам итә. Югары уку йортында инде 197 укучы эш алган, шуларның 91е чит ил кешеләре.

Вакансияләр белем бирү-фәнни, хуҗалык-көнкүреш һәм башка юнәлешләр буенча формалаштырылган. Казан университеты студентлары кече курслар өчен репетитор, документларны цифрлаштыру буенча белгеч, тәрҗемәче, сайтларны эшләүче кебек вазифаларга эшкә урнаша ала. Вакансияләрнең тулы исемлеге университет сайтында бастырылган.

Университетта 300 гә якын яңа эш урыны булдырылган. 197 студент инде эшкә урнаштырылган. Күбесенең эше вакытлыча, җәйге чорга исәпләнгән булса, 50 студент даими нигездә эшкә алынган. Укучыларның хезмәт хакы вазыйфасына, шулай ук эш вакытының озынлыгына бәйле һәм 3 мең сумнан 45 мең сумга кадәр тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International