Лаеш районының Никольское авылында укытучылар һәм укучылар мәктәп яны участогын чиста тоталар һәм кышка запас әзерлиләр.
Никольск урта мәктәбе директоры Вероника Толокнова җитәкчелегендәге коллектив җәй дәвамында мәктәп яны территориясен карый, ә көз көне мул уңыш җыя. Үлән чаптыру, коры куаклар җыю, бордюрлар буяу, чәчәкләрне утау һәм башка бик күп эшләр башкарыла.
Ә бакча янындагы кишәрлектә укучылар кишер, чөгендер, суган чәчкәннәр, бәрәңге, кәбестә утыртканнар. «Барлык җыелган уңыш мәктәп ашханәсендә укучыларны өстәмә тукландыру өчен кулланылачак, ә артыгын Казанда Агропарк территориясендә саталар», - дип аңлатты мәгариф учреждениесе җитәкчесе.