"Ворлдскиллс Юниорлары Океанда" онлайн-сменасына теркәлү дәвам итә

2020 елның 9 июне, сишәмбе

"Океан" Бөтенроссия балалар үзәге 12-16 яшьлек мәктәп укучыларын "Ворлдскиллс Юниорлары Океанда" өченче дистанцион бөтенроссия онлайн-сменасына чакыра. Смена "Яшь профессионаллар" берлеге  ярдәме белән үткәрелә.

Программа 15 июньдә башлана һәм җиде көн  дәвам итәчәк.

Катнашучыларны һөнәрләр  белән танышу һәм уку өчен сайланган профильләре буенча дәресләр, мастер-класслар һәм челленджлар көтә. Сменада катнашучыларны сайлап алу һәм теркәү 6 июньнән 10 июньгә кадәр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International