Югары курс студентлары диплом алганчы ук мәктәпләрдә укыту хокукы алды. Тиешле канунны Россия президенты Владимир Путин имзалады.
Хәзер мәктәпләрдә педагогик вузларның сессияне уңышлы тапшыручы дүртенче һәм бишенче курс студентлары укыта алачак. Техник белгечлекләр буенча белем алучы өченче курс укучылары өстәмә дәресләр - түгәрәкләр һәм секцияләр алып бара алачак.
Мәктәпләрдә студентларны укытуга кертүнең төгәл регламентын өч профильле ведомство - мәгариф министрлыгы, фән һәм югары белем министрлыгы, шулай ук хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгели.