"Мәгариф" милли проектының "Яшь профессионаллар" (һөнәри белем бирүнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру) федераль проекты кысаларында 2021 елда көллиятләрнең матди-техник базасын яңарту өчен федераль бюджеттан акча алу өчен Россиянең 81 төбәгендәге 854 көллият РФ Мәгариф министрлыгы уздырган конкурс нигезендә сайлап алуда катнаша.
Россия икътисадын үстерү өстенлекләренә туры китереп, яңадан җиһазлау һәм остаханәләр булдыру җиде юнәлеш: сәнгать, дизайн һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, мәгълүмат-коммуникация технологияләре, транспортка һәм логистикага хезмәт күрсәтү, сәнәгать һәм инженерлык технологияләре, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә буенча планлаштырыла.
Кабул ителгән заявкалар саны буенча иң популяр юнәлешләр - сәнәгать һәм инженерлык технологияләре.
Җиһазландыру укучыларны заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр, шул исәптән Ворлдскиллс Россия стандартлары нигезендә гамәли әзерләү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу максатларга федераль проект кысаларында 2019-2020 елларда инде 7,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Россия Федерациясенең 65 субъектында 800 остаханә булдырылган. 2021 елда конкурста җиңүчеләргә 4,3 млрд сумнан артык акча каралган. 2024 елга барлыгы 5000 остаханә ачу планлаштырыла.