2020 елның 8 июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин федераль законны имзалады. Ул «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча укучы өлкән курс студентларына, өч ел дәвамында аттестацияне уңышлы үткән очракта, мәктәпләрдә укытырга мөмкинлек бирә. Тиешле төзәтмәләр «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законга кертелде.
Моннан тыш, ,закон нигезендә ике курс тәмамланганнан соң аттестацияне уңышлы үткән студентлар үз белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләренә туры килүче өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча дәресләр алып бара алачак.