Татарстан халкы үзен "Гражданлык имтиханы"нда сыный ала

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

9-12 июнь көннәрендә гражданскийэкзамен.рф сайтында, Россия көненә багышлап, онлайн-тест тапшырып булачак. Имтиханда теләгән һәркем тапшыра ала. Әлеге чараны оештыручылар илнең төп җиңүләренә, казанышларына, заман каһарманнарына багышланган 50 сорау әзерләгән. Тестны уңышлы тапшырган кешеләргә электрон сертификат тапшырылачак. Беренче тапкыр "Гражданлык имтиханы", Россия Конституциясе көнендә, 2019 елның 12 декабрендә оештырыла. Ул чакта чарада 200 меңнән артык россияле катнашкан.
Имтихан тапшыручылар социаль челтәрләрдә #МыРоссия #МыВместе #ЯЛюблюТебяЖизнь хештегларын куллана ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International