КФУда педагогик белем бирү буенча Халыкара форум тәмамланды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

9 июньдә Казан федераль университетында COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә яңа виртуаль форматта узган VI Халыкара педагогик белем бирү форумы (vIFTE-2020) эшен тәмамлады. Форумны ябу кысаларында КФУның Психология һәм мәгариф институтында "Казан университеты белән киләчәккә VR-тур" матбугат туры узды, аның барышында ММЧ вәкилләренә булачак педагогларны укыту өчен булдырылган виртуаль чынбарлык технологияләре күрсәтелде. Журналистларны КФУда укытучыларны әзерләүнең инновацион системасы белән таныштырдылар, ул профильле педагогия институты һәм классик университет мөмкинлекләрен берләштерә. Шулай ук үз күзләре белән VR форматында дәресләрнең ничек узуын күрер өчен виртуаль чынбарлык шлемын үзләрендә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International