Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills Russia стандартлары буенча күрсәтмә имтихан узды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

5 һәм 6 июньдә Казан радиомеханика көллиятендә "Электроника" компетенциясеннән  WorldSkills Russia стандартлары буенча күрсәтмә имтихан узды.

Күрсәтмә имтиханда “Электрон приборлар һәм җайланмалар” белгечлеге буенча 4 курста  белем алучы 22 студент катнашты. Күрсәтмә имтиханын үткәрү радиотехника бүлеген тәмамлаучыларның һөнәри әзерлеген бәйсез бәяләү өчен кирәк.

Көллияттә әлеге чараларны уздыру мөмкинлеге 2018 елда җиһазлау өчен алынган федераль грант һәм 2019 елгы WorldSkills Kazan милли чемпионатыннан соң тапшырылган җиһазлар ярдәмендә барлыкка килде. Заманча җиһазлар булу көллияткә Татарстан Республикасында "Электроника" компетенциясе буенча күрсәтмә имтихан үткәрү үзәге статусын алу өчен аккредитация узарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International