Татарстанда "Киләчәккә өлеш" фондының педагогик модуле старт ала

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

16 июньнән Татарстанда шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаның педагогик модуле старт ала, ул Саклык банкының "Киләчәккә өлеш"  Хәйрия фонды тарафыннан инициацияләнгән. Программа өч модульдән тора - идарә итү, педагогик һәм тьютор модульләреннән. Программада республиканың 12 белем бирү оешмасыннан (10 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы) белгечләр катнашачак. Аларның барысы да "Шәхси-үсеш белем бирү мохите белән идарә итү" өстәмә һөнәри программасы буенча укулар узды.

Педагоглар "Белем бирү мөнәсәбәтләре төп катнашучыларының үзара хезмәттәшлеге системасында шәхси потенциалны үстерү" программасы буенча белем алачак: 1 төркем - 16 июньнән 19 июньгә кадәр, 2 төркем - 23 июньнән 26 июньгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International