Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Лубян урман-техник көллиятенә керү өчен документлар кабул итү башланды.

Абитуриентлар “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” һәм “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе” белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 нчы сыйныф базасында уку вакыты -  3 ел да 10 ай, 11 нче сыйныф базасында - 2 ел 10 ай тәшкил итә. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Лубян урман-техник көллиятендә студентларны уңышлы укыту өчен бөтен шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган.

Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллият сайтында белергә була: http://lublt.ru яисә тел.: 8 (84364) 23-2-23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International