Россия студентлар отрядлары хезмәт семестрын онлайн режимда ачып җибәрәчәк

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Россия төбәкләрендә студентлар отрядларының өченче хезмәт семестрын ачуга багышланган чаралар башланды.

12 июньдә Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә РСО төркеме мәйданчыгында онлайн режимда проектның үзәк вакыйгасы - Бөтенроссия хезмәт семестры ачылачак. Видеокмөрәҗәгатьләр белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, мәгариф министры урынбасары Денис Грибов, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев чыгыш ясаячак. Отрядларда катнашучыларны туры эфирда РСО идарәсе рәисе Алексей Рябцевич һәм РСО Үзәк штабы командиры Михаил Киселёв сәламләячәк.

Концерт программасында үзләренең иҗади номерларын РСО төбәк бүлекләре отрядлары тәкъдим итәчәк, узган ел фотоларын виртуаль линейкада күрергә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International