Мәктәпләрдә иртәнге һәм төшке аш вакытында тәнәфес 20 минуттан да ким булмаска тиеш

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзор мәктәпләр һәм әти-әниләр өчен методик тәкъдимнәр бастырган. Алар мәктәптәге туклануга карый. Әлеге документта иртәнге һәм төшке ашларга ничә минут вакыт бирелә, укучы көнгә ничә тапкыр ашарга тиеш, якынча меню нинди була – боларның барысына да җавап табып була.

Әгәр укучы беренче сменада укыса, аның мәктәптәге иртәнге ашы икенче яки өченче тәнәфестә булырга тиеш. Ә аның, ким дигәндә, 20 минут дәвам итүе зарур. Әгәр укучы икенче сменада укыса, аңа туклыклы төшке аш кирәк. Аны иртәнге аш белән алмаштырырга ярамый. Әгәр бала мәктәптә 6 сәгатькә кадәр булса, ул анда бер генә тапкыр туклана ала. Беренче сменада укчылар өчен – иртәнге аш, ә икенче сменадагылар өчен әбәт булырга тиеш.

 Әгәр укучы мәктәптә 6 сәгатьтән дә күбрәк вакыт уздыра икән, аны ике тапкыр ашатырга тиешләр: йә иртәнге һәм төшке аш, йә төшке аш һәм полдник. Продленка 18.00гә кадәр дәвам итсә, иртәнге һәм төшке ашлар һәм полдник булырга тиеш. Иртәнге, төшке һәм кичке аш арасындагы интерваллар 3,5-4 сәгать булырга тиеш. Ә төп аш һәм капкалап алу арасында, ким дигәндә, 1,5 сәгать узарга тиеш.

Ашау нидән гыйбарәт? Иртәнге аш кайнар ризык һәм эчемлектән тора. Шулай ук җиләк, җиләк-җимеш, яшелчәләр дә булырга тиеш. Вариантлар: ярмадан һәм эремчектән ясалган ризыклар, ит яки балык, сөт ризыклары (шул исәптән сыр яки ак май), йомыркадан әзерләнгән ризыклар, яшелчәләр, макарон эшләнмәләре һәм эчемлекләр. Төшке аш исә кабымлык (салат яки яшелчә), кайнар аш, икенче аш һәм эчемлектән торырга тиеш. Ризыкларга җиләк-җимеш, җиләк, яшелчәләр белән тулыландырылырга тиеш. Җиләк-җимеш берешәр итеп бирелергә тиеш. Әгәр иртәнге ашка ботка, запеканка яки макарон булса, төшке ашка яшелчәле гарнир белән ит яки балык бирелергә тиеш. Бер төрле ризыклар көн дәвамында яки ике көн рәттән кабатланырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International