"Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында җиһазландырылган Казан радиомеханика көллиятенең яңа остаханәсендә 9 июньнән 10 июньгә кадәр "CAD инженерлык дизайны" компетенциясеннән WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханнар узды.
Остаханә федераль бюджеттан сатып алынган иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда көллият "Мәгариф" милли проектының "Яшь профессионаллар" федераль проектында "Матди-техник базасынының заман таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында һөнәри белем бирү оешмаларына дәүләт ярдәме" чараларын гамәлгә ашыру өлешендә грант отты.
Яңа остаханә биналары Татарстан Республикасы бюджеты акчасына ремонтланды. Хәзерге вакытта әлеге проект кысаларында тагын дүрт остаханә урнашачак биналарда капиталь ремонт эшләре бара.