Мишустин 2020 елда имтиханнарсыз аттестат алу тәртибен раслады

2020 елның 12 июне, җомга

2020 елда Россия мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаучылар дәүләт имтиханнарын тапшырмыйча аттестат алачак. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

"Дәүләт йомгаклау аттестациясенең һәм кабул итү имтиханнарының  гадәти тәртибен яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында үзгәртергә туры килде", - дип аңлаттылар министрлар кабинетында. Көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керергә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп аттестатлары нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк. Югары уку йортларына укырга керү өчен унберенче сыйныф укучыларына БДИ тапшырырга кирәк булачак. Мәктәпләр аларга читтән торып имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәчәк.

2020 елда БДИның төп дулкыны коронавирус эпидемиясе аркасында күчерелде - ул 3 июльдә башланачак. Бу көнне география, информатика һәм әдәбият буенча имтиханнар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International