Сергей Кравцов: «Билгеләре аттестациягә туры килгән һәр укучы үз аттестатын алачак»

2020 елның 12 июне, җомга

Бүгеннән мәктәпләрдә аттестатлар бирә башлыйлар. Тиешле карарны 10 июньдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Уку елы тәмамлануның бу һәм башка төп мәсьәләләре турында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов "Интерфакс" мәгълүмат агентлыгында узган онлайн-матбугат конференциясендә сөйләде.

Хөкүмәт карары нигезендә, аттестатлар укучыларга агымдагы билгеләр буенча бирелергә мөмкин. "Барлык боерыклар да әзер, барлык аттестатлар да биреләчәк. Бүген алырга өлгермәгән укучыларга аларны дүшәмбе көнне, 15 июньдә, тапшырачаклар. Кайбер төбәкләр ашыкты. Әмма процесс җайга салынган, бара, һәм беркем дә зыян күрмиячәк, - дип ассызыклады Сергей Кравцов. - Һәр укучы үз аттестатын алачак".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International