ТР Фәннәр академиясендә дөньякүләм танылган татар галиме, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, физика-математика фәннәре докторы, АКШның Мэриленд штаты университеты профессоры, әлеге уку йортының “Көнчыгыш-Көнбатыш” фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкләүче Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, тантаналы чара узды.
Юбилей бәйрәмендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, республика министрлыклары җитәкчеләре, фәнни җәмгыятьләр вәкилләре катнашты.
Чара ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров чыгышыннан башланды. “Без дөньякүләм танылган физик һәм җәмәгать эшлеклесенең Татарстан фәнни җәягыятенә дә каравы белән горурланабыз. Роальд Сәгъдиев дөньяның мәдәни-фәнни элитасының аерылгысыз өлеше булып тора, ләкин ул, беренче чиратта, фәндә танылган нәтиҗәләргә ирешкән галим”.
Роальд Сәгъдиев 1992 нче елдан ТР Фәннәр академиясе вәкиле булып тора. Әхмәт Мазһаров 10 ел элек танылган астрофизик турында әйтелгән Минтимер Шәймиевнең сүзләрен искә төшерде: “Бөтен дөньяныкы булган Татарстан улы”.
Мазһаров Роальд Сәгъдивкә танылган фәнни эшләр, ачулар һәм уйлап табулар, фәннең өстенлекле юнәлешләрен эшләүдә казанышлары һәм башка хезмәтләре өчен, 1 нче номерлы ТР Фәннәр академиясенең Алтын медален тапшырды.
Юбилярны ТР исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады: “Миңа бу югары трибунадан дөньякүләм танылган галим булган татар халкының улы юбилеенда сүз әйтергә туры килгәнлеге белән горурланам. Роальд Сәгъдиев бөтен дөньяга халкыбызның мондый яхшы уллары булуын күрсәтте. Мондый кешеләр аз. АКШда яшәп, ул бервакытта да Татарстан, РФ белән элемтәне өзмәде. Академия утырышларында булырга вакыт һәм мөмкинлекләр таба”. Галимгә ТР Парламенты бинасы сурәтләнгән, алтын белән йөгертелгән картина бүләк ителде.
Шулай ук юбилярны РФА Океанология институты директоры Роберт Нигъмәтуллин, РФА Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР халык шагыйре Ренат Харис котлады.
Роальд Зиннур улы Сәгъдиев 1932 елда Мәскәүдә туа. Аңа 4 яшь тулгач, гаиләләре Казанга күченеп кайта. Булачак галим урта мәктәпне Казанда тәмамлый. Мәктәптән соң Мәскәү дәүләт университетында белем ала. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Курчатов исемендәге атом энергетикасы институтында, СССР ФА Себер бүлегенең атом-төш физикасы институтында эшли.
1973-1988 елларда СССР ФА Космик тикшеренүләр институты директоры. Соңрак Космик тикшеренүләр институтының аналитик тикшеренүләр фәнни-методик үзәген җитәкли.
1964 елдан СССР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, 1968 елдан- академигы. АКШ милли фәннәр академиясе һәм Швеция Фәннәр академиясе әгъзасы.
1990 елдан бирле АКШта яши, Мэриленд университетында эшли. Плазма физикасы, идарә ителешле термик төш синтезы проблемаларына, космик физикага багышланган күпсанлы хезмәтләр авторы.