Әлмәттә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кергән мәгариф учреждениеләрендә эш башланды

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Әлмәттә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кергән мәгариф учреждениеләрендә эш башланды. Түбән Мактама бистәсенең 1 нче мәктәбендә бу эшкә иске түбәне сүтүдән тотындылар.
Мәктәпләрне төзекләндерү программасына быел Түбән Мактаманың ике мәктәбе дә эләккән. Төзекләндерү башланган 1 нче гомумбелем бирү учреждениесе 1959 елда сафка кертелгән һәм шул вакыттан алып капиталь ремонт күрмәгән. 420 укучы белем ала торган бу гыйлем йортын төзекләндерү өчен 11 млн сумнан артыграк акча бүлеп бирелә. Әлеге суммага түбә ябу, ишек-тәрәзәләр алыштыру, инженерлык коммуникацияләрен яңарту, фасадны төзекләндерү кебек эшләр планлаштырыла
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International