Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәк хәрәкәте Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә беренче Бөтенроссия түгәрәкләр конкурсын игълан итте.
Аның нәтиҗәләре буенча эше укучыларны реаль технологик бурычларны хәл итүгә һәм инженерлар, новаторлар һәм технологик эшкуарлар әзерләүгә юнәлдерелгән иң яхшы түгәрәкләр билгеләнәчәк. 2020 елның көзенә Россиядә технологик түгәрәкләрнең гомуми реестрын һәм беренче картасын чыгару планлаштырыла.
Конкурс Россия Федерациясе Президентының илдә НТИ Түгәрәк хәрәкәте моделе буенча түгәрәкләр челтәрен булдыру буенча йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән чараларның берсе булып тора.