Мәгариф министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм "Бердәм Россия" яңа уку елы башланганчыга кадәр "Өйдә укырга ярдәм ит" акциясен озайтырга карар кылды. Аның ярдәмендә инде ярты миллионнан артык мохтаҗ булган мәктәп укучылары һәм педагоглар дистанцион уку һәм өйдә шөгыльләнү өчен техника: компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар алдылар.
Акциядә физик затлар да, компанияләр дә катнаша ала. Акция штабында аңлатуларынча, инде берничә дистә компания һәм корпорация ярдәм итәргә әзер булуын раслаган.