Сабыйларга жәл түгел

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
Капиталь ремонттан соң, район үзәгендәге “Чишмәкәй” балалар бакчасы кабат ачылды. Әлеге бинаны эчке яктан нык матурладылар. Бу мәшәкатьләргә җәмгысы биш миллион сумлап акча тотылган.
– Рамнары искергән тәрәзәләрне ансат кына ача, яхшы итеп юа да алмый идек. Канализациябез еш тыгылды. Краннардан да салкын су гына килә иде. Хәзер андый проблемаларыбыз юк,– диләр “Чишмәкәй”дә эшләүчеләр.
Элеккеге ПМК янәшәсендә, 1985нче елда төзелгән балалар бакчасы бинасы моңа кадәр зур ремонт күрмәгән. Дөрес, берничә ел элек аның түбәсе яңартылды. Ә менә узган җәйнең июль аенда монда капиталь төзекләндерү башланып китте.
Чаллының “ЗЯБ-Конструкция” җәмгыяте бинада заманча ишек-тәрәзәләр урнаштырган, Казаннан “Орионстройстиль” осталары су, җылыту челтәрләрен яңартса, үзебезнең Чирмешәннән “Таман” җәмгыяте нигездә штукатурлау, буяу-агарту эшләрен башкарды.
– Бина эчке яктан бик матур. Ә менә тышта әле тагын хезмәт куясы бар, җәйгә бакчаның ишегалдын да төзекләндерәсе иде,– диде район җитәкчесе Н.Хәмидуллин, “Чишмәкәй”нең “өй туе”нда катнашып.
Бүген монда 98 бала тәрбияләнә, яңартылган бакчада 22 сабыйдан торган тагын бер, дүртенче төркем ачылган. “Чишмәкәй” җитәкчесе Алсинә Әхмәтвәлиева бакча коллективы һәм ата-аналар исеменнән төзүчеләргә, җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International