Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция
2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
2012 ел - Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан уздырылган чараларга йомгак ясап , 16 гыйнвар көнне, Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбендә , милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланган “Батырша исеме – халык хәтерендә” исеме астында республикакүләм фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференциягә Чирмешән, Норлат, Әлмәт, Актаныш районнарыннан татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары чакырылган иде. Шулай ук конференция эшендә Лениногорск районы мәгълүмати-методик үзәк белгече Рамазанова Л.Г. катнашты.
Конференция “Исеме тарихта мәңге саклансын” исемле укучылар чыгышы белән башланды. Теория өлешендә 2 нче номерлы мәктәптән Осипова Л.И. ”Батыршалар токымыннан иде ул...” , 1 нче номерлы мәктәптән тарих укытучысы Хәйруллина Е.А.”Письмо Батырши Елизавете Петровне как исторический источник”, Иске Иштирәк мәктәбеннән Хәҗипова М.М.”Татар әдәбиятында Батырша образы”, 4 нче номерлы мәктәптән Хәлимова Г.Җ. “Урта мәктәптә “Батырша” романын укыту методикасы” исемле чыгышлары бик эчтәлекле булды. “Батырша” романы авторы Җ.Рәхимовның тормыш иптәше, ветеран укытучы Рәхимова Галия Мәгъсүм кызы ”Батырша” романының язылу тарихына тукталды.
Конференциянең практик өлешендә Тимәш мәктәбе укытучылары Габидуллина В.И., Өметбаева Р.Ә., Фәхретдинова Р.Ч., Гинатуллина Г.Ш., Мусина Л.Р., Забирова Е.В., Мортазина Л.З. үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, тирән эчтәлекле дәресләр күрсәттеләр.
Кунаклар мәктәп музеенда булып, авыл, мәктәп тарихы турындагы материаллар белән таныштылар.
Йомгаклау өлеше фикер алышу рәвешендә үтте. Килгән кунаклар конференциядән алган тәэсирләре, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Лениногорск районы мәгълүмати-методик үзәк белгече Рамазанова Л.Г. катнашучыларга сертификатлар тапшырды. Мәктәп директоры Шәрипов Х.Х : ”Әйе, Батырша хәзрәт ул – азатлык фәрештәсе...Ул – милли азатлык көрәше символы... Батыршаның уй-фикерләре бүген дә яшәешебезгә аваздаш. Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, төбәгебезнең күренекле шәхесләре турында яшь буынга җиткереп,туган телебезне кадерләп, туган халкыбыз мәнфәгатен яклап, мәдәниятебезне саклап, тарихыбызга хөрмәт күрсәтеп яшәсәк, милләтебезнең киләчәге матур булыр!” – дигән теләк-фикер белән конференция эшен йомгаклады.
«Лениногорск» мәгълүмат үзәге сайтыннан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз