КФУ галиме хәзерге заман балаларының үсеш үзенчәлекләре турында сөйләде

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

КФУ Алабуга институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Татьяна Галич XXI гасырда балаларны тәрбияләү проблемаларын анализлады, аларның үсү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Дөнья бертуктаусыз үзгәрә. Безнең тормышыбыз трансформация кичергән тизлек хәзер егерме яки утыз ел элек булганнан күпкә югарырак. Үткән ХХ гасырда бала кече социум шартларында үскән: гаилә, ишегалды компаниясе, пионер оешмасы - конкрет өлкәннәргә генә бәйле булган. Бүген бала өзелгән бәйләнешләр һәм хаотик мәгълүмат агымы вәзгыятенә куелган. Хәзерге балалар И.Г.Песталоцци, Я.А.Коменский һәм В.А.Сухомлинский әсәрләрендә тасвирланган кешеләрдән генә түгел, ХХ гасырның соңгы унъеллыгы яшьтәшләреннән дә нык аерылалар. «Хәзерге вакытта балалар постиндустриаль мәгълүмат җәмгыяте шартларында үсә. Алар туу белән заманча югары технологияле казанышлар белән очраша. Барлык техник яңалыклар үсеп килүче буынның яшәеше булып тора: компьютер уеннары, интерактив уенчыклар һәм музей экспозицияләре, реклама роликлары һәм кинематограф яңалыклары. Хәзерге заман баласының төп характеристикасы - югары дәрәҗәдә мәгълүматлы булу», - дип билгеләп үтте КФУ Алабуга институты доценты Татьяна Галич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International