Милли технологик инициативаның (НТИ) Түгәрәкләр хәрәкәте Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә беренче Бөтенроссия түгәрәкләр конкурсы игълан итте. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы түгәрәкләр билгеләнәчәк, аларның эше укучыларны реаль технологик бурычларны хәл итүгә, инженерлар, новаторлар һәм технологик эшкуарлар әзерләүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. 2020 елның көзенә Россиядәге технологик түгәрәкләрнең гомуми реестрын һәм беренче картасын чыгару планлаштырыла.
Конкурс Россия Федерациясе Президентының илдә НТИ Түгәрәк хәрәкәте моделе буенча түгәрәкләр челтәрен төзү буенча йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән чараларның берсе булып тора.
Конкурсның беренче этабында катнашу өчен заявкалар 2020 елның 30 июненә кадәр konkurs.kruzhok.org сайтында кабул ителә.
Катнашуга НТИ тематикалары (пилотсыз очкычлар, ясалма интеллект, интернет әйберләр, нейро- һәм нанотехнологияләр һ.б.) буенча түгәрәкләр, техник иҗат түгәрәкләре (авиа- һәм суднолар модельләштерү, робототехника һ.б.), фәннәрне тирәнтен өйрәнү түгәрәкләре (математика, астрономия, физика, биология, химия һ.б.), шулай ук формаль булмаган һәм үзоешкан технологик энтузиастлар берләшмәләре, шул исәптән интернет-берләшмәләр чакырыла.
Беренче этапта катнашучыларның барысы да түгәрәкләр реестрына һәм картасына кертеләчәк.